Мы в социальных сетях

1 нче балалар сәнгать мәктәбе сынлы сәнгать мәктәпләре укучылары арасында оештырылган "Иҗат шәһәре" III Республика балалар рәсем сәнгате конкурсында катнашты. Чарада Түбән Кама, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск һәм Баулыдан 100дән артык катнашучы җыелды. Конкурс ике номинациядә үткәрелде: станок һәм дизайн композициясе.

Шпар Элласы (укытучысы Марат Биктаһиров) һәм Ибәтуллина Алия (укытучысы Лилия Мостафина-Хаҗиева) II дәрәҗә дипломант булдылар, Гайс Анастасия, Трубчик Ангелина һәм Кушнир Анна дипломант булдылар.

Чара кысаларында конкурста катнашучылар өчен мастер-класслар, укытучылар өчен «балалар сәнгать мәктәбендә һәм балалар сынлы сәнгать мәктәбендә композицияне укыту методикасы» исеме астында түгәрәк өстәл оештырылды.

Дүшәмбе, 25 ноябрь 2019, 10:11