Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Агымдагы көзге чорда Татарстанның су объектларында 16 һәлакәт теркәлгән, 13 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган. Дүрт кешене коткарып калынган. 13 кешенең дүртесе көймәдән балык тоту вакытында егылу нәтиҗәсендә һәлак булган. Ике сезон арасы һәм боз кату чорында су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләделәр.

Кече көймәләр буенча ТР баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов плотиналар янындагы куркыныч сулыкларга аерым игътибар бирде. «Бу-Яр Чаллы янындагы Түбән Кама ГЭСы-плотинасы. Анда балык тоту кагыйдәләре буенча балык тоту бөтенләй тыелган. Анда бер генә очракта да йөрергә ярамый – еш кына боз аерыла, аяк астында ярыла», – дип билгеләп үтте ТР ГИМС башлыгы.

Брифингта шулай ук 2020 елның 1 гыйнварыннан кече судно белән идарә иткән өчен салым салынуның үзгәрәчәген искәрттеләр. 15.04.2019 ел, №63 Федераль закон нигезендә, кече суднолар реестрында теркәлгән теләсә кайсы кече судно салым салу объекты булып торачак. Судноны исәптән төшерегә теләүчеләргә теркәлү урыны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, моның өчен дәүләт пошлинасы алынмый. Үзең белән: судно билеты, паспорт оригиналы, паспорт күчермәсе (беренче бит һәм прописка бите), гариза (урында тутырыла) булырга тиеш. Гариза биргәннән соң өч эш көне эчендә судно исәптән төшереләчәк.

Чәршәмбе, 20 ноябрь 2019, 10:23