Мы в социальных сетях

«Орион» яшьләр үзәгендә «Әни көне» шәһәр конкурсының финалы узды. Керү юлында кунакларны аниматорлар һәм «Минем әнием иң матур» конкурсында катнашучыларның иң яхшы эшләре күргәзмәсе каршы алды. Конкурсантлар әзерләнгәндә, сүзләр кабатлаганда, җанатарлар фотога төште, шаян музыка күтәренке кәеф тудырды, балалар рәсемнәр буяу белән мәш килде.

«Бүген Мин сәхнәдә түгел, ә жюрида – барыбер борчылам! Катнашучы әниләр өчен йодрыкларымны йомарлап тотачакмын. Бу искиткеч проект. Аның барлыгына шатмын, елдан-ел иганәчеләрнең тагын да күбрәк чәчәк атуын, тамашачылар күбрәк булуын һәм финал уза торган зал да зуррак булуын теләр идем», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты узган ел җиңүче Тәслимә Алпарова. 
Конкурс сынаулары арасындагы тәнәфесләрдә шәһәрнең иҗат коллективлары: «Модно» эстрада вокалы мәктәбе, «Даймонд» бию төркеме, «Голос Челны» вокал студиясе чыгыш ясады. Зумба-тренер Елена Шамкаеваның дәртле биюләренә бөтен зал кушылды. Тамашачылар белән әкияти персонажлар аралашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң артисткалы әни дип Эльвира Гафурова танылды, иң романтикалысы - Алсу Косарева булып чыкты, иң сөйкемле исеменә Оксана Шәйхетдинова, иң гармонияле исеменә Евгения Селезнева лаек булды. Иң креатив Алсу Сәлмәнова булды, ә иң энергияле - Алинә Хәйруллина. Конкурсның җиңүчесе булып Айсылу Габдрахманова танылды.

«Мин мондый конкурста беренче тапкыр катнашам, үзем чаралар алып баручы булып йөрсәм дә. Шуңа да бик дулкынланам, җанатарларның ярдәмен көтәм. Барлык катнашучыларга уңышлар телим», - диде финалистка конкурс алдыннан. Ул үзенең җиңәчәгенә төшенми дә иде әле. Финалистларга истәлекле дипломнар һәм бәйрәм спонсорларыннан бүләкләр тапшырылды.

Дүшәмбе, 25 ноябрь 2019, 11:22