Мы в социальных сетях

«КАМАЗ» мәдәният сараенда «Татарстан Республикасының беренче курс студенты көне-2019» студентлар иҗаты зона фестиваленең гала-концерты узды. Кичә программасы кысаларында иң талантлы беренче курс студентлары чыгыш ясады. Фестиваль кунакларына сәламләү сүзе белән Яр Чаллы Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Руфат Кыямов мөрәҗәгать иттеләр.

Тәкъдим ителгән 97 номер арасыннан 46сы җиңүче булды. 
 18 ноябрьдә фестивальнең сайлап алу туры узды. Гаризалар бирү кампаниясе вакытында фестивальнең оештыру комитетына 97 гариза керде. Чарада Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Минзәләдән 430 беренче курс студенты катнашты.

Дүшәмбе, 25 ноябрь 2019, 14:27