Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәге татар яшьләре форумына студентларны җыйды, анда «Хореография», «Театр серләре», «Вокал», «Татар модасы», «Ком анимациясе» юнәлешләре буенча тренинглар һәм мастер-класслар оештырылды.

Форум секцияләре эше кысаларында катнашучыларга үз проектын булдыру һәм аны ел дәвамында «Мизгел» милли мәдәният клубы ярдәме белән тормышка ашыру мөмкинлеге бирелде. Студентларга сәламләү сүзе белән Яр Чаллы Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин мөрәҗәгать итте.

Форум татар халкының милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, яшьләрнең игътибарын татар телен популярлаштыруга һәм үстерүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә. 26 ноябрьдә форум эше кысаларында «Җырлаоке» музыкаль конкурсының финалы узачак. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар көтә. 


Сишәмбе, 26 ноябрь 2019, 09:00