Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проектында катнаша. Учреждение эш белән тәэмин итү хезмәтен модернизацияләү буенча пилот проектына кертелгән.

Мәшгульлек хезмәте ребрендингы Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән бердәм таләпләр нигезендә үткәрелә. Таләпләр эш регламентларына, эш форматына, яңадан укыту программаларына һәм мәшгульлек хезмәтләре белгечләрен мотивацияләүгә кагыла. Яңа бред бук нигезендә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Россия эше» кадрлар үзәге дип аталачак. Кадрлар үзәге интерьерының дизайн-проекты эшләнгән, ремонт эшләре алып барыла, заманча җиһазлар, мебель сатып алына. 

Үзгәрешләр, барыннан да элек, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә һәм халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте клиентлары белән адреслы эшкә юнәлдереләчәк. «Бер тәрәзә» системасы эш эзләүчеләр, эш бирүчеләр һәм үзәк белгечләре арасында хезмәттәшлекне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Мәшгульлек үзәге белгечләре квалификация күтәрү һәм яңадан әзерләү үтә. Хезмәт күрсәтү принцибы үзгәрәчәк – хезмәт күрсәтүнең гадиеннән алып, эш эзләүчеләрнең тормыш хәлләрен, эш бирүчеләрнең бизнес-ситуацияләрен хәл итүгә кадәр. Моның өчен тормыш хәлләре, бизнес-хәлләр кейслары эшләнә, алар киләчәктә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлегендә сыналачак һәм гамәлгә кертеләчәк. Хәзер, мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, эш эзләүче һәм эш белән тәэмин итүче комплекслы хезмәтләр җыелмасын, ягъни халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү, башка төрле хезмәтләр күрсәтү һәм конкрет тормыш хәлен, бизнес-вәзгыятьне хәл итүдә ярдәм итү чараларын үзара бәйләнгән дәүләт хезмәтләрен ала алачак. «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проекты җитештерүнең нәтиҗәлелеген, инвестицияләр күләмен арттыруга, территорияләр икътисады үсеше өчен инфраструктура чикләүләрен бетерүгә, заманча кадрлар әзерләүгә, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләрен модернизацияләүгә юнәлдерелгән.

Чәршәмбе, 27 ноябрь 2019, 13:03