Бөек Ватан сугышы ветераны Римма Алексеевна Ларичкинага 95 яшь тулды. Римма Алексеевна ТАССРның Чирмешән районы Шишминская Крепость авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. 1968 елда Әлмәт шәһәренә күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы укытучы булып хезмәт куя. 1991 елда Яр Чаллыга күченә.
Римма Алексеевна 3 бала тәрбияләп үстергән, 8 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 26 ноябрь 2019, 09:22