Яр Чаллы шәһәренең гаилә коруга ярдәм итү үзәге Әниләр көненә багышланган «Әни йөрәге» дип исемләнгән тантаналы чара оештырды. Быел ул "Шатлык" яшьләр үзәгендә узды. Яр Чаллы, Тукай, Әгерҗе, Минзәлә, Менделеевск, Алабуга, Мамадыш һәм Мөслим районнарыннан тәрбиягә бала алган гаиләләр бу бәйрәмнең төп катнашучылары булдылар. Бу – ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алган гаиләләр. Бәйрәм программасын үзәк директоры Галина Сатаева ачты. Әниләрнең көндәлек хезмәтләре өчен район Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин шулай ук Опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Эльвира Вәлиевадан котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 26 ноябрь 2019, 11:31