Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы «Кваториум» балалар технопаркы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы гранты кысаларында «Татарстан Республикасы фәне» квест-экскурсиясе проектын гамәлгә ашыра. «Татарстан Республикасы фәне» квест-экскурсиясе – яңа техник һөнәрләр белән танышуга, уен формасында техник һәм конструкторлык объектларын өйрәнүгә, башка субъектлар белән аралашуга, квалификацияле белгеч җитәкчелегендә логик бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән өстәмә белем бирүдә дәресләр үткәрүнең инновацион формасы ул. 

«Татарстан Республикасы фәне» квест-экскурсиясе –  яңа технологияләр кулланып төзелгән кызыклы уен. Һәр биремдә, уен формасында, бала техник иҗатның заманча юнәлешләреннән берсе –робототехника, IT – технологияләр, виртуаль һәм тулыландырылган реаль технологияләр, геоинформатика, космотехнологияләр, лазер технологияләре, 3D-модельләштерү һәм материал белеме ала. 

Һәр югары технологияле лабораториядә бик игътибарлы, җыйнак һәм төгәл булырга кирәк. Квест биременә дөрес җавап – Татарстан Республикасы галимнәре исемнәре язылган карточкалар алу нигезе. Квест дәвамында Татарстан Республикасы галимнәре турында мәгълүматны өйрәнергә кирәк, алар нәрсә белән шөгыльләнгәннәр, нинди фәнни юнәлештә эшләгәннәр. Бу мәгълүмат соңгы лабораториядә төп приз отарга ярдәм итәчәк. Ул таблицада Татарстан Республикасы галимнәренең фотосурәтен, аның фамилиясен шулай ук атасының исемен һәм эшчәнлеген дөрес итеп урнаштырган кешегә эләгәчәк.

«Татарстан Республикасы фәне» квест-экскурсиясе балалар һәм яшүсмерләрнең техник иҗатка мотивациясен арттыруга юнәлдерелгән, аларның техник сәләтләрен үстерә һәм аларның һөнәри юнәлешенә ярдәм итә.

Сишәмбе, 26 ноябрь 2019, 11:41