Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «КАМАЗ» мәдәният сараенда Шаяннар һәм тапкырлар клубының уеннар сезоны башланды. Лиганың Юниор фестивалендә Яр Чаллы мәгариф учреждениеләреннән 14 команда һәм Бөгелмәдән бер команда катнашты. КВНны оештыручылар – Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге. Ике сәгать дәвамында залда юмор атмосферасы, уен-көлке хөкем сөрде. Жюри фестивальдә катнашучыларның иҗатын лаеклы бәяләде.

Рус телендә чыгыш ясаган командалар арасында 1 урынны - «Эксклюзив» (58 нче мәктәп), 2 урынны -  «Оба-на» (84 нче Лицей) һәм 3 урынны «Демокрит стилит» (2 нче Гимназия) командасы алды. Татар телендә чыгыш ясаучылар арасында 1 урын «Тебор» командасы («Текә борычлар», 52 нче мәктәп), 2 урын «Эксклюзив» командасы (58 нче мәктәп), 3 урын «Карантин» командасы (54 нче Гимназия).

«Иң яхшы хатын - кыз роле» номинациясендә «Пинап» командасы (56 нчы мәктәп), «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә - «Эксклюзив» командасы (58 нче мәктәп), «Иң яхшы мәзәк» номинациясендә «Тебор» командасы (52 нче мәктәп) җиңде. Фестивальнең Гран-приена Бөгелмә командасы лаек булды.

Сишәмбе, 26 ноябрь 2019, 15:03