Яр Чаллыда «Аларның энтузиазмы һәм энергиясе» театральләштерелгән спектакльләргә шәһәр конкурсының сайлап алу этабы башланды. Чара «КАМАЗ» автогиганты төзелешенең 50 еллыгына багышланган. Конкурста эшче һәм студент яшьләре командалары, хезмәт ветераннары, комсомоллар – шәһәрнең беренче төзүчеләре һәм шәһәр мәктәпләре командалары катнаша. Катнашучылар автогигант һәм шәһәр төзелеше белән бәйле булган кешеләр тарихын, комсомол төзелеше тарихын чагылдырган театральләштерелгән күренешләр әзерләгәннәр. Спектакльнең озынлыгы 5-7 минут.
Жюри хөкеменә спектакльләр 29 ноябрь көнне 16:00 сәгатьтә "Шатлык" яшьләр үзәгендә конкурс финалында тәкъдим ителәчәк.
Фестивальнең Гала-концерты 9 декабрьдә 17:00 сәгатьтә Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның театр залында узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 26 ноябрь 2019, 14:53