Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда 1-4 сыйныф тимурчылар отрядлары өчен иреклелекне үстерү буенча интерактив мәйданчык узды. Активистлар инвалидлар декадасында бердәм гамәлләр көнен 1-10 декабрьдә уздыру өчен идеяләр эшләделәр. 25 һәм 57 мәктәпләрнең 2 идеясе тормышка ашырылды: үзенчәлекле балалар белән бергә кинотеатрга бару һәм даруханәләрдә дарулар сатып алуда ярдәм итү.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 26 ноябрь 2019, 16:06