Чаллының Тарихи-туган якны өйрәнү музее муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү, "Ярты гасыр Камаз белән бергә. Бөек Россия" күргәзмә проектын тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын отты. Проектның авторы-музей директоры Юлия Капитова.
"Ярты гасыр Камаз белән бергә. Бөек Россия" күргәзмәсе илебез автосәнәгате үткәнен һәм бүгенгесен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Проектта "КАМАЗ-мастер" спорт командасына багышланган бүлек аерым блокны алачак. Проект кысаларында күчмә күргәзмә оештыру планлаштырыла, ул Татарстан Республикасы, шулай ук Казахстан музей үзәкләрен үз эченә алачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 27 ноябрь 2019, 09:46