Мы в социальных сетях

 PROTIGERS бию командасы Уфа шәһәрендә узган SHOW YOUR DANCE чемпионатында 1нче урын яулады. Балалар илнең төрле шәһәрләреннән 30 команда арасында җиңүче булдылар. Проектта катнашучыларның яшь категориясе 10нан алып 16 яшькә кадәр. Ирешелгән нәтиҗәләр нәтиҗәсендә, декабрь башында PROTIGERS Чаллы данын Бөекбританиягә дөнья чемпионатына тәкъдим итәчәк. Дөньякүләм масштабтагы бию чемпионатында катнашу беренче тапкыр булачак.

Чәршәмбе, 27 ноябрь 2019, 10:43