Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда КАМАЗ төзелешенең 50 еллыгына багышланган видеороликлар конкурсына йомгак ясадылар. Конкурс Интернетта оештырылды, ул заводның юбилее һәм аның  тарихына бәйле иде. Анда предприятие тарихы, җитештерү, җитештерелә торган продукция һәм хезмәткәрләр белән бәйле эшләр кабул ителде. Комиссия әгъзалары килгән эшләр арасыннан 15 видеоролик сайлап алды. Видеоэшләр өч критерий буенча бәяләнде: җитештерү сыйфаты, сюжет һәм креативлык. Нәтиҗәдә 11 җиңүче билгеләнде, алар арасында – ике абсолют лидер, иң күп балл җыйган (мөмкин булган тугыздан). «Мини-фильм» номинациясендә беренче урынны Үзәк шәһәр китапханәсенең сәнгать бүлеге коллективы «Мин йөрәгем белән шәһәрне ясадым – КАМАЗның рәссам-бизәүчеләре» эше белән яулады. Бүлек конкурста җиңүче дипломы һәм экшн-видеокамера белән бүләкләнде.

Чәршәмбе, 27 ноябрь 2019, 10:50