Мы в социальных сетях

 Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Чаллы буенча инспекциясе 2018 ел өчен физик затларның милек салымнарын түләү өчен билгеләнгән срок 2 декабрьдә чыга дип хәбәр итә. Хәзерге вакытта физик затларга 561 млн сум милек салымы кергән, бу исәпләнгән сумманың 60%ын тәшкил итә. Салымнарны халык берничә төрле ысул белән түли ала. Моны Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен шәхси кабинет» аша, «Физик затлар салымы» мобиль кушымтасы, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, түләү терминаллары, банк яки почта бүлекләре ярдәмендә, шулай ук Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы аша эшләргә мөмкин. Халыкка уңайлы булсын өчен, 29 ноябрьгә кадәр салым инспекциясендә операцион залның эш вакыты 19:00 сәгатькә кадәр озайтылды.

Чәршәмбе, 27 ноябрь 2019, 11:30