Мы в социальных сетях

12 нче китапханә филиалы - «Укымышлы гаилә - милләтем киләчәге» проекты муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективлары арасында Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын алу конкурсында җиңүчеләр арасына керде. Чаллылылар "Китапханә эше" номинациясендә җиңү яулады. Ана телендә гаилә укуына ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектны тормышка ашыруга 150 мең сум акча бүлеп бирелде.

Чәршәмбе, 27 ноябрь 2019, 12:43