Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда тантаналы рәвештә 60 Чаллы гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды.

Гаиләләрне бу истәлекле вакыйга уңаеннан ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котлады.

Чараның хөрмәтле кунагы – Шәһәр Советы депутаты, «КАМАЗ» ААҖ логистик үзәгенең транспорт логистикасы департаменты директоры Евгений Архипов булды.

Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнвары) Яр Чаллыда 42 меңнән артык ана капиталына сертификат бирелгән, 35,5 мең гаилә 13,6 млрд сумнан артык акчаны кулланган. Ана капиталы белән эш итүдә иң популяр юнәлеш-торак шартларын яхшырту – автокаланың 90% гаиләсе шундый мөмкинлектән файдаланган.

Сертификат бирү, ана капиталы акчалары белән эш итү турында гаризаны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында www.pfrf.ru Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.

Чәршәмбе, 27 ноябрь 2019, 15:39