Мы в социальных сетях

27-30 ноябрьдә Казанда «Илнең яшьләр командасы» III Бөтенроссия яшьләр үзидарәсе органнары форумы уза. Форумда бөтен Россиядән 300 яшьләр үзидарәсе органнары – 72 төбәктән яшьләр парламентлары һәм яшьләр хөкүмәтләре вәкилләре катнаша. Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина форум эксперты буларак чыгыш ясады.

«Сезне Татарстан җирендә сәламләвемә шатмын һәм Татарстан Республикасыннан сайланган Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты буларак, кунакчыллыгыбыз сезгә форумда катнашучылар һәм оештыручылар алдында торган бурычларны гамәлгә ашырырга гына түгел, ә Татарстанга, мәдәниятебезгә, тарихка, аш-суыбызга һәм туган җиремдә яшәүче киң күңелле кешеләргә гашыйк булырга да ярдәм итәчәгенә ышанам. Һәр чыгыш ясаучының бу трибунадан беренче сүзләре аеруча истә калганын белеп, мин, форумга әзерләнгәндә, нәрсәдән башларга уйладым. Тик Россия президенты Владимир Владимирович Путинның "Лидер – ул үрнәк, үз артыннан алып баручы, башкаларныкына караганда, үзеннән катгыйрак таләп итүче" дигән сүзләреннән дә яхшыракны тапмадым...», – дип мөрәҗәгать итте Әлфия Когогина катнашучыларга һәм оештыручыларга.

Чараның белем бирү программасы дәрәҗәле кунаклар белән очрашулардан, лекцияләрдән, дискуссияләрдән һәм дәүләт идарәсе һәм сәяси менеджмент өлкәсендә әйдәп баручы экспертлардан тора. Форумны оештыручылар-Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты һәм Россия Федерациясе Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясе ярдәмендә.

Пәнҗешәмбе, 28 ноябрь 2019, 09:03