Мы в социальных сетях

 Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Василий Михайлович Челпановский 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Архангельск өлкәсенең Шастова авылында күп балалы гаиләдә туа. Башлангыч мәктәпнең өч сыйныфын тәмамлый, аннан беркайда да укымый. Сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң өйләнә. 1972 елда Яр Чаллыга күчеп килә, төрле һөнәрләрне үзләштерә, лаеклы ялга Тэцтан чыга. Бүген Василий Михайловичны дүрт баласы, сигез оныгы һәм алты оныкчыгы сөендерә. Ветеран «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм «Уютный» территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Марина Җәләлиева котлады.

Пәнҗешәмбе, 28 ноябрь 2019, 10:01