Мы в социальных сетях

Яр Чаллының яшь гражданнары форумы "Нур" яшьләр үзәгендә узды. Очрашуда балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары эшенең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. Һәр секция проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын ачыклады, аларга эксперт бәя бирде, шәһәрдә, республикада һәм Россиядә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча иң яхшы тәҗрибәләрне билгеләде.

Пленар утырышның мәртәбәле кунаклары арасында Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин һәм "Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы" региональ иҗтимагый оешмасы директоры Екатерина Согрина бар иде.

Форумның барлык катнашучылары һәм кунаклары рәхмәт хатлары һәм катнашучы сертификатлары белән бүләкләнде.

 Форум Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелде.

Пәнҗешәмбе, 28 ноябрь 2019, 11:30