Мы в социальных сетях

 Бүген Шәһәр Советы Президиумы, шәһәр мэры урынбасары Флера Андреева рәислегендә, чираттагы утырышны үткәрү датасын һәм вакытын билгеләде. XXXIV утырыш 2019 елның 6 декабрендә сәгать 10: 00да мэрия залында шәһәрнең рәсми сайтында онлайн режимда трансляцияләнәчәк дип хәл ителде. Президиум көн тәртибенә 13 мәсьәлә кертелгән. Утырышта депутатлар 2020-2022 елларга Яр Чаллы шәһәренең социаль-икътисадый үсеш фаразын һәм 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына муниципаль берәмлек бюджеты проектын раслаячаклар, аерым закон актларына үзгәрешләр кертәчәкләр һәм башка мөһим мәсьәләләрне караячаклар.

Пәнҗешәмбе, 28 ноябрь 2019, 12:26