Мы в социальных сетях

Яр Чаллының «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре шәһәр хастаханәләре табиблары белән мәгълүмати очрашулар уздыралар. Очрашулар «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында дәвалау оешмаларының җитәкчеләре, табиблары, фельдшерлары һәм шәфкать туташлары катнашуында уза. Очрашуларда өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга озак вакытлы карау, комплекслы медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү системасын кертү мәсьәләләре буенча фикер алышалар, алар активлашуны, реабилитацияне, медицина каравын, даими ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны карауда катнашучы туганнарына ярдәм итүне үз эченә ала.

Озак вакытлы карау системасының төп максаты булып ярдәмгә мохтаҗ булган гражданнарны, балансланган социаль хезмәт күрсәтү һәм медицина ярдәме белән тәэмин итү, стационарда да, өйдә дә, шулай ук аларның гаиләләренә һәм якыннарына ярдәм күрсәтү тора.

Очрашуда катнашучылар билгеләп үткәнчә, бүген белгечләр кешенең үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен бәяли, аңа нинди социаль хезмәтләр кирәклеген билгели башлады. Медицина хезмәткәрләре дәвалау-реабилитация чаралары планын формалаштыралар, ә социаль хезмәт белгечләре – кеше сәламәтлеге торышының үзгәрүенә бәйле рәвештә төзәтелә торган индивидуаль карау планын эшлиләр. Дәвалау-реабилитация чаралары планы туклану, билгеләнгән медикаментларны кабул итү, гражданның физик активлыгын, шулай ук медицина күзәтүеннән гыйбарәт. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр хастаханәләрендә гериатрик кабинетлар эшли, анда шулай ук өлкән яшьтәге авыруларны профилактикалау һәм дәвалау турында сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

«Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» эше турында сөйләделәр, анда инвалидларны тәрбияләүче туганнары, белгечләре һәм башка затлар өчен уку дәресләре үткәрелә. Очрашуда шулай ук «Өлкән кешене кабул итү гаиләсе» һәм «Сиделка» пилот проектларын гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар.

Пәнҗешәмбе, 28 ноябрь 2019, 13:42