Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр Советы биш комиссиясенең уртак утырышында Шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча комиссия составына депутат Николай Тятюшкин кандидатурасын кертергә тәкъдим ителде. 

 "Сез беләсезме, 8 сентябрьдә сайлаулар узды. Безнең хезмәттәшебез – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе исемлеге буенча сайланган депутат Николай Атласов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булды. Шәһәр Советы Регламентының 119 маддәсе һәм Николай Иванович Тятюшкиннан кергән гариза нигезендә, аны Комиссия составына кертү тәкъдим ителә", - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга шәһәр мэры урынбасары Флера Андреева, әлеге мәсьәләнең Шәһәр Советы булачак утырышы көн тәртибенә керәчәген билгеләп үтте.

Бүген исә Николай Тятюшкин депутат значогын һәм шәһәр Советы депутаты таныклыгын алды. Исегезгә төшерәбез, ул - "Пассажирские перевозки" предприятиесенең генераль директоры.

Пәнҗешәмбе, 28 ноябрь 2019, 15:10