Бүген мэриядә муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева рәислегендә Шәһәр Советының биш даими комиссиясенең уртак утырышы узды. Депутатлар Башкарма комитет җитәкчелеге белән бергә агымдагы елның 6 декабренә билгеләнгән җирле парламент утырышының көн тәртибен тикшерделәр.
2020 елга Яр Чаллы бюджеты чыгымнары 9 313 951,79 мең сум күләмендә каралган (2021 елда – 9 404 459,72 мең сум; 2022 елда – 9 479 571,85 мең сум).
«2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына бюджет программасы максатчан метод буенча формалаштырылган. Киләсе елда муниципаль программаларны гамәлгә ашыруга чыгымнарның бюджеттан гомуми чыгымнарының өлеше 84,2 процент тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Ирина Сәгыйдуллина.
Моннан тыш, 2017 елның октябрендә Шәһәр Советы карары белән расланган Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча гавами тыңлаулар үткәрү датасын билгеләргә тәкъдим ителде. Гомуми карар нигезендә, алар 2020 елның 22 гыйнварында 14:00 сәгатьтә мэриянең 400 нче залында узачак.
Топонимика буенча Комиссия депутатларга кайбер урамнар һәм шәһәр җәмәгать транспортының тукталыш пунктларына исем бирү мәсьәләләрен карарга тәкъдим итә.
Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр дә җәмәгатьчелек тарафыннан 6 декабрьдә тәкъдим ителәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 28 ноябрь 2019, 16:45



