Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Иҗтимагый Советның мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәяләү буенча киңәйтелгән утырышы узды. Аны Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов алып барды.

Иҗтимагый Совет рәисе Валентина Зайцева белем бирү хезмәтләрен күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай итеп, 2019 елда 40 мәктәпкәчә учреждение, 21 мәгариф учреждениесе һәм 18 филиалы булган Үзәк китапханә системасы тикшерелгән. Ул, хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләгәндә, барлык учреждениеләрдә дә мәгълүматның ачыклыгы һәм үтемлелеге, хезмәт күрсәтүнең уңайлылыгы, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы булу, кешеләрнең игелеклелек, әдәплелек, компетентлылык, хезмәт күрсәтү сыйфатыннан канәгать булуы кебек критерийлар исәпкә алынуын билгеләп үтте.

"Шартларның сыйфатын бәйсез бәяләү Федераль закон буенча өч елга бер тапкырдан да ким түгел һәм елына бер тапкыр уздырылырга тиеш. Бездә 120 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар. Ел саен 40 балалар бакчасын тикшерәбез. Шулай ук мәктәпләр дә бүленгән. 63 мәктәп, шуларның 21е буенча ел саен үткәрелә. Иҗтимагый совет әгъзаларыннан тыш, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм китапханәләрдә хезмәт алучылар арасында анкеталаштыру үткәрүче экспертлар, волонтерлар да җәлеп ителә. Анкетада 640 ата-ана катнашты", - дип сөйләде Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый Совет рәисе Валентина Зайцева.

Гомуми бәяләү буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә: оешма турында мәгълүматның ачыклыгы һәм үтемлелеге – 93%, хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы һәм аларны алу мөмкинлеге – 97%, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлылык – 50%, игелеклелек, әдәплелек, оешма хезмәткәрләренең компетентлыгы – 98% тәшкил итә. «Биредә сүз күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында түгел, ә белем алу өчен уңайлы шартлар тудыру турында бара. Бу белем бирү учреждениесенең халыкка хезмәт күрсәтә торган лицензия таләпләрен үтәү», – дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.

Иҗтимагый Совет рәисе урынбасары Валентина Манусова шәһәр китапханәләрендәге тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем өчен мөмкин булуы, хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы, хезмәт күрсәтү шартларыннан канәгать булу күрсәткечләре – 99%, инвалидлар өчен шартларның һәркем өчен уңайлы булуы – 60%, хезмәткәрләрнең игелеклелек һәм әдәплелеге 100% тәшкил итте.

Сыйфатны бәйсез бәяләү нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына тапшырыла.

Пәнҗешәмбе, 28 ноябрь 2019, 16:21