Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Екатерина Петровна Туснолобовага 90 яшь тулды. Екатерина Петровна ТАССРның Алабуга шәһәрендә туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый, медицина училищесының фельдшерлык факультетында белем ала. Сугыш елларында колхозда төрле эштә эшли. 1952 елда кияүгә чыга һәм ире белән Яр Чаллыга Элеватор тавына күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Екатерина Петровна Тукай районының Үзәк хастаханәсендә эшли. Алар 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Екатерина Петровна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Россия президенты Владимир Путин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев һәм Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина котлау сүзләре җиткерделәр  һәм бүләкләр тапшырдылар.

Пәнҗешәмбе, 28 ноябрь 2019, 16:49