Мы в социальных сетях

Мәскәүдә, ЦСКАның җиңел атлетика манежында тарихта беренче тапкыр спортның яңа төре каратэ буенча Чемпионат һәм дөнья беренчелеге узды. Бу – континенталь беренче турнир.

Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасы командасы вәкилләре уңышлы чыгыш ясады. Алар арасында Чаллының «Заншин» традицион каратэ мәктәбе тренерлары-спорт мастерлары Сергей Кулачек һәм Антон Фомин да бар иде.

Бу дөнья чемпионатында Россия илкүләм командасы составында катнашып, алар югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар,барлык көндәшләрен артта калдырып, алтынны ышанычлы төстә отып, дөньяның беренче чемпионнары булдылар. 

Дөнья беренчелегендә «Заншин» традицион каратэ мәктәбе егетләре дә өлкән хезмәттәшләреннән калышмады. Шул ук ката-бункай бүлегендә үз командасына алтын медальләрне Глеб Юльметов һәм Камил Ханнанов (14-15 яшь), шулай ук Раил Гатиатуллин һәм Юрий Потапов (12-13 яшь) алып килделәр. Команданы турнирга команданың җитәкчесе һәм өлкән тренеры Виталий Скворцов әзерләде.



Пәнҗешәмбе, 28 ноябрь 2019, 17:05