Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда шәһәрнең 14 яшь гражданына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Чараны шәһәрнең ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова ачып җибәрде.

Тантанада паспорт-виза хезмәте ветераны, 2 нче полиция бүлегенең ветераннар Советы Рәисе урынбасары Зинаида Фомина, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты баш белгече Гөлназ Харасова, Комсомол районы миграция хезмәте бүлеге белгече Энҗе Сабитова катнашты. Шулай ук яшьләрне аларның тормышларындагы шундый әһәмиятле вакыйга белән котларга туганнары һәм якыннары да килгән иде.


 

Җомга, 29 ноябрь 2019, 09:08