Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 7 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Яңа ел чыршыларын монтажлау төгәлләнеп килә. Районның төп өч чыршысы уенчыклар һәм ут-иллюминацияләр белән бизәлә. Бәйрәм мәйданчыкларында хайваннарның яктыртыла торган элементлары һәм фигуралары барлыкка киләчәк. Инде декабрь башында ук мәйданчыкларда бәйрәм утлары балкыячак.

Шулай ук мәйданчыкларда тюбингларда шуу өчен таучыклар, боз лабиринтлары барлыкка киләчәк. Район хакимияте район мәгариф учреждениелере арасында кар сыннары конкурсы оештырды. Аларның иң яхшылары төп бәйрәм мәйданчыкларында тәкъдим ителәчәк.

Микрорайоннарда чыршылар урнаштыру буенча да эш алып барыла. ТИҮ рәисләре ТР Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары ярдәме белән Комсомол районында яшәүчеләр өчен бәйрәм чаралары әзерлиләр.

Җомга, 29 ноябрь 2019, 09:27