Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россиядә Театр елы тәмамлану кысаларында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - "Мастеровые" рус драма театры актрисасы Александра Петрова да бар. Ул «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды. Тантаналы чарада барлыгы 19 кеше бүләкләнде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, агымдагы елда республикада Театр елына багышланган чаралар планы гамәлгә ашырылды, бу - фестивальләр, мәгариф, социаль һәм яшьләр проектлары, юбилей һәм мәдәни-агарту чаралары.

Татарстанда Шаляпин (Федор Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале), Нуриев (Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале) фестивальләре, Нәүрүз һәм яңа форматтагы башка чаралар, шул исәптән «Европа – Россия – Азия» Халыкара театр фестивале зур уңыш белән узды.

"Гастрольләр эшчәнлеге дә киң җәелдерелде – алар Казахстанда, Нидерландта, Һиндстанда, Венгриядә, Россия төбәкләрендә булдылар, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан театрлары федераль чараларда – Театр елы кысаларында да катнашты. Грозныйда узган Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә, Санкт - Петербургта узган 8 нче театр олимпиадасында чыгышлар булды".

Агымдагы елның 1 октябрендә мәдәни-агарту проекты кысаларында мәктәп укучылары өчен республиканың әйдәп баручы театрлары сәхнә арты киңлекләре ачылды, дип искәртте Татарстан президенты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген төбәктә дәүләтнеке булмаган театрларның роле сизелерлек артты, кызыклы яшьләр театр проектлары барлыкка килде.

"Театр елы тәмамлана, әмма театр дөньясы алдына куелган бурычлар киләчәктә дә актуальлеген саклап калачак, - диде Татарстан президенты. - Театр белән бәйле барлык кешеләргә, сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм".

Җомга, 29 ноябрь 2019, 10:17