Мы в социальных сетях

 Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Чаллыда «Демография» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган йөзү бассейны төзелешенең барышы белән танышты. «Яшьләребезне, үсеп килүче шәһәрнең спорт корылмалары белән тәэмин ителеше зур түгел, 35 процентка якын, ә бассейннар белән - 20 проценттан кимрәк. Шуңа күрә бу проектны гамәлгә ашыруны территория үсеше өчен иң өстенлекле проектларның берсе дип саныйм», – дип аңлатма бирде парламентарий.

Булачак бассейнның норматив үткәрү мөмкинлеге-тәүлегенә 600 кеше, янәшәдә генә гимназия һәм мәктәп урнашкан. Бинада ике касә урнашачак: 25 метрлы 6 юллы - өлкәннәр өчен бассейн, шулай ук 10 метр озынлык һәм 6 метр киңлек – балалар өчен; 50 урынга исәпләнгән трибуналар барлыкка киләчәк. Төзелеш федераль һәм республика күләмендә финанслауда - 158 млн сум һәм 115 млн сум күләмендә алып барыла.

Җомга, 29 ноябрь 2019, 12:04