Мы в социальных сетях

5 нче балалар музыка мәктәбенең зур залында балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләренең фортепиано инструменталь, вокаль-хор һәм хореография бүлекләрендә белем алучылар арасында "Рояль янында очрашу" шәһәр фестиваленең гала-концерты узды.

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе ярдәме белән үткәрелә торган фестиваль җитди сайлап алу турын узган иң яхшы укучыларны җыйды. Катнашучылар "фортепиано-соло", "ансамбль" һәм "аккомпанемент" номинацияләрендә чыгыш ясадылар.

Концертны алып баручылар Ольга Котельникова һәм Эльмира Фәләхиева тамашачыларга төрле илләр һәм чорлар буйлап сәяхәт кылырга, музыкаль китапның битләрен карап чыгарга тәкъдим иттеләр. Бу кичтә музыкаль экскурсиянең тематикасы төрле - классик музыкадан, рус һәм татар музыка культурасыннан алып заманча музыкага һәм бию жанрларына кадәр иде.

Җомга, 29 ноябрь 2019, 13:56