Мы в социальных сетях

 Бөек Ватан сугышы ветераны Надежда Павловна Мартынова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия президенты Владимир Путин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы Александр Кислов котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Надежда Павловна Калуга өлкәсенең Спас-Деменск районы Земцы авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эштә эшли. 1949 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Максимович Мартыновка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы фермада сыер савучы булып эшли. 1980 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Надежда Павловна 5 бала тәрбияләп үстергән, 9 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Тыл хезмәтчәне, концентрация лагере тоткыны булып тора. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 29 ноябрь 2019, 14:23