Мы в социальных сетях

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда 1 һәм 2 сыйныф укучылары өчен «Куркынычсыз юл» шәһәр программасының өченче этабы узды. Беренче сыйныфлар өчен уенның темасы – «Яшел дулкын», икенче сыйныф өчен - «Куркынычсыз җәяүле». Өч көн эчендә уеннарда 304 беренче сыйныф укучысы һәм 352 икенче сыйныф укучысы катнашты. Балалар белән бергә уенда педагоглар һәм ата-аналар актив катнаштылар.

Җомга, 29 ноябрь 2019, 16:32