Бүген 17 нче балалар хореография сәнгате мәктәбендә шул уку йортының һәм 33 нче урта мәктәбенең 1-4-нче сыйныф укучылары арасында үзешчән сәнгать бәйгесе узды, анда 54 кеше катнашты. Барлыгы 13 номер тәкъдим ителде. "Вокал" номинациясендә - Гарифуллина Нәзилә, "Хореография" номинациясендә - Ковчина София, "Нәфис сүз" номинациясендә - Аскаров Аяз һәм Васенькина Мария, "Музыкаль инструментларда уйнау" номинациясендә – Вәлиев Илфат җиңүчеләр булды.
Барлык катнашучылар да грамоталар белән, җиңүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде. 17нче балалар хореография сәнгате мәктәбендә үзешчән сәнгать бәйгесе узды
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 29 ноябрь 2019, 16:51