Бүген Яр Чаллыда Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Шәһәргә 12,8 млн сумлык 170 тоннадан артык продукция китерелде. Ипподром территориясендә аеруча җанлылык хөкем сөрде, чөнки Татарстан Кулланучылар берлеге предприятиеләре катнашында традицион ярминкә булды. Барлык ярминкәләрдә дә киң ассортиментта сыер, сарык, кош-корт (каз, үрдәк, тавыклар), башка сөт продукциясе, бәрәңге, яшелчәләр, ярмалар, ашлык, камыр ризыклары һәм башкалар тәкъдим ителде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 30 ноябрь 2019, 15:25