Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 57 562 кеше диспансерлаштыру үтте. Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышында 2019 елның 9 ае мәгълүматларын җиткерде.

Халыкны диспансерлаштыру ике этапта үткәрелә. «Медицина чараларының беренче этабы авырулар үсешенең куркыныч факторларын билгеләү һәм коррекцияләү, инвалидлыкка һәм халыкның вакытыннан алда үлеменә китергән төп сәбәпләр саналган йогышлы булмаган авыруларны (торышын) иртә ачыклау, диспансерлык күзәтүе һәм авыруларны, шул исәптән социаль әһәмияткә ия шикәр диабеты, туберкулез, онкологик һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын үзвакытында һәм нәтиҗәле дәвалау, авырулар һәм үлемнәрне киметүгә юнәлдерелгән», – дип билгеләп үтте Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов.

Участок табибының медицина күрсәтмәләре булганда, пациентлар диспансерлаштыруның икенче этабына җибәрелә.  Өстәмә тикшерүләр үткәрү, диагнозга төгәллек кертү – икенче этапның төп бурычлары шулар. Шәһәрдә яңа ачыкланган авырулар арасында кан әйләнеше системасы  – беренче, эндокрин системасы – икенче, сидек-җенес системасы авырулары өченче урында тора.

Шунысын да билгеләп үтик, диспансерлаштыру үтәсе кешеләр үз документлары белән шифаханә регистратурасына яки шәфкать туташына мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Аннары алар профилактика бүлегенә яисә участок табибына җибәреләчәк.

Утырышта шулай ук табиб кадрлары дефициты проблемаларын хәл итү юлларын да карап тикшерделәр. Фикер алышу йомгаклары буенча медицина хезмәткәрләре өчен аренда торагы төзү мәсьәләсен карау турында карар кабул ителде.

Сишәмбе, 3 декабрь 2019, 09:01