Мы в социальных сетях

Шәһәрнең мәгариф учреждениеләре территориясендә аз керемле гаиләләргә әйберләр һәм уенчыклар җыю буенча «Мәрхәмәтле йөрәк» акциясе старт алды. 

Барлык әйберләр дә – төрле яшьтәгеләргә һәм төрле сезонга өс-баш һәм аяк киемнәре, шулай ук уенчыклар чиста-пөхтә булырга тиеш. Аларны «Мәрхәмәтле йөрәк» акциясен оештырган мәктәпләргә яки 50/18а адресы буенча урнашкан «Орион» яшьләр үзәгенең 207 нче кабинетына китерергә мөмкин.

Акция 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул «Чүп-чар. Бүтән. Юк. Яр Чаллы» экологик хәрәкәте инициативасы белән, «Экоактивы» экоагарту проекты кысаларында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә үткәрелә. Акциянең партнеры – «Ачык йөрәк» социаль проектларны үстерү үзәге.

Акция кысаларында «Вконтакте» һәм «Instagram» социаль челтәрләрендә «Мәрхәмәтле йөрәк» тарихы конкурсы үткәреләАнда катнашучылар үзләренең яки танышларының игелекле эшләре яисә кемгә дә булса әйберләр белән булышулары турында пост язарга һәм аны «Вконтакте» яки «Instagram» социаль челтәрләрендәге шәхси биттә, мәктәпнең битендә, «Экоактивы»  төркеме битендә #rконкурсисторий #доброесердце #школаN (мәктәп номеры) #ИвановИван (авторның исем-фамилиясе) хештеклары белән урнаштыра алалар.

Тарих чынбарлыкта, кыска, дөрес язылган булырга, кемнең дә булса хәтерен калдырмаска тиеш. Эшләр15 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Сишәмбе, 3 декабрь 2019, 09:06