Мы в социальных сетях

Автозавод районында ел да үтә торган бәйрәм – физик мөмкинлеге чикле балаларның «Һәрвакыт булсын кояш!» дип исемләнгән сәнгать иҗаты фестивале булды.  Быел фестиваль 21 нче тапкыр уздырыла.

Фестивальдә районның коррекция мәктәпләре, шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае каршында эшләүче Балалар шәфкать ордены, 6 нчы музыка мәктәбе һәм 7 нче балалар сәнгать мәктәбеннән 200 дән артык сәләтле укучы катнашты.

Фестиваль кысаларында катнашучыларның иҗат эшләре күргәзмәсе булды. Жюри хөкеменә 70тән артык эш тәкъдим ителде: рәсем сәнгате картиналары, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре. Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае сәхнәсендә яшь талантлар вокаль, инструменталь, актер, хореографик һәм нәфис сәнгатьтә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.


Барлык артистлар һәм кул эшләре осталары дипломнар, истәлекле призлар һәм татлы бүләкләр алдылар. Фестивальдә җиңүчеләр 10 декабрьдә шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда үтәчәкгала-концертта Автозавод районын тәкъдим итәчәк.

Сишәмбе, 3 декабрь 2019, 09:12