Мы в социальных сетях

Чаллылыларны юка бозга керүнең куркыныч булуы турында кисәтәләр. «ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге» ФКУ Яр Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногуманов төп игътибарны шәһәр сулыкларындагы куркыныч участокларга юнәлтеп: «Хәзерге вакытта шәһәр сулыкларындагы бозның калынлыгы урыны белән 3 тән 10 см га һәм 5 тән 10 см га кадәрне тәшкил итә. Кама елгасы агымында ачык су участоклары да бар.Иң куркыныч участок – плотина янында Кама елгасының түбәнге бьефы», – диде.

Быел көз көне шәһәрдә биш кеше суда батып үлде, шуның берсе – бала. Татарстандагы су объектларында барлыгы 16 шундый фаҗига теркәлде, аларда 13 кешенең гомере өзелде. 13 кешенең дүртесе балык тоткан вакытта көймәдән егылып төшү нәтиҗәсендә һәлак булган.



Ныгып җитмәгән бозга кергән өчен штрафлар каралган. Моннан тыш, сулыклар янәшәсендә автомобильләр калдыру да тыела. Транспорт чаралары су читеннән 200 метрдан да якын арада булмаска тиеш. Моның өчен дә штраф каралган.

Сишәмбе, 3 декабрь 2019, 11:05