Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә отчет-сайлау конференциясе кысаларында «Шәһәр Студентлар советы» җәмәгать оешмасының яңа рәисен сайладылар. Ул - Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты-КАИның Яр Чаллы филиалы студенты Денис Идрисов.

«Бүгенге конференциядә катнашучыларның барысына да мине сайлавыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең ышанычыгызны акларга тырышырмын. Яр Чаллы студентлары тормышын кызыклырак итү хакына бергәләп эшләрбез», - диде Денис Идрисов, үзенең җавап сүзендә.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының стратегик үсеш, проектлар һәм инициативаларга ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Динар Хафизов, шәһәр Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары, яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Рәсим Хафизов, Яр Чаллы шәһәренең Волейбол федерациясе рәисе Игорь Чернышов, «Татпроф» АҖ генераль директоры советнигы Евгений Рачков конференциянең мәртәбәле кунаклары булды. Залда шәһәр мәгариф учреждениеләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, студентлар үзидарәләре рәисләре, оешма әгъзалары, шулай ук партнерлар җыелган иде.

Тавыш бирү процедурасы башланганчы, моңа кадәр рәис вазыйфасын үтәгән Давид Арушанян чарада катнашучылар алдында үз эшенә йомгак ясады. Бер ел эчендә, мәсәлән, 80 гә якын чара һәм акция үткәрелгән, оешма үзенең 18 еллыгын билгеләп узган, планлаштырылган барлык чаралар оештырылган. Студентлар советы активистлары шәһәр, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашканнар һәм җиңүләр яулаганнар, төрле дәрәҗәдәге форумнарга барып, үз оешмаларын лаеклы итеп күрсәткәннәр.

Давид Арушанян үз чыгышында шулай ук оешманың төрле еллардагы мактаулы әгъзаларын да санап үтте. Алар арасында: Андрей Гриненко, Анна Кузнецова, Константин Пучкин, Евгений Сироткин, Полина Трянина, Анна Бикбаева, Ольга Галочкина, Людмила Гладушевская, Екатерина Веренич, Варвара Селецкая, Егор Воробьев, Екатерина Рыжова, Татьяна Лебедева, Диана Кемаева, Алина Павлова һәм башкалар бар.

Мактаулы иптәшләрнең тулы исемлеге белән Студентлар советы төркемендә https://vk.com/gsschelny танышырга мөмкин.  

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының стратегик үсеш, прокт һәм инициативаларга ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Динар Хафизов Давид Арушанянга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Мактау грамотасын, ә Денис Идрисовка министрлыкның Рәхмәтен тапшырды.

Чара ахырында Давид Арушанян оешма лидерлары һәм активистларына, партнерларга Башкарма комитет Җитәкчесенең,  мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең, шулай ук шәһәр Студентлар советының Рәхмәт хатларын тапшырды.

6 декабрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә «Тикшерү алып барыла» дигән интеллектуаль-мәгълүмати квест үткәрелә. Моннан тыш, декабрьдә коррупциягә каршы көрәш тематикасына «Намуслылар буыны» дип аталган конкурсның җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булачак. Декабрь урталарында шулай ук ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе старт алачак.

Сишәмбе, 3 декабрь 2019, 11:34