Тантаналар
сараенда ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Чаллының 68
гаиләсе тантаналы шартларда үз сертификатларын алды.
ЗАГС идарәсе башлыгыРавилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов чакырылган кунакларга җылы сүзләрен һәм теләкләрен җиткерделәр.
Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Яр Чаллыда ана капиталына 42 меңнән артык сертификат бирелгән, 35,6 мең гаилә 13,6 млрд. сумлык акча белән эш иткән. Ана капиталы акчаларын куллануда иң популяр юнәлеш–торак шартларын яхшырту, мондый мөмкинлектән автокала гаиләләренең 90% ы файдаланган.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан балалы гаиләләргә берьюлы берничә яңа дәүләт ярдәме чарасы эшли башлады. Бу – ана капиталы программасына 2021 елның 31 декабренә кадәр керү мөмкинлеген озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем бирүгә юнәлтү вакытында өч еллык мораторийны алу, шулай ук 2018-2020 елларда икенче бала туачак гаиләләр тарафыннан ана капиталы акчаларын алу, айлык түләүләргә тоту.
Хәзер сертификат бирү, ана капиталы акчалары белән эш итү турындагы гаризаларны Гражданның шәхси кабинеты аша Россия Пенсия фонды сайтында www.pfrf.ru. электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 4 декабрь 2019, 16:09