Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы беренче укылышта кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары катнашында сатып алуларда үзмәшгуль гражданнарның катнашуы турында федераль закон проектын кабул итте. Ул Россия Федерациясе Президенты каршындагы стратегик үсеш һәм милли проектлар советы президиумы раслаган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан әзерләнгән.

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина бу уңайдан аңлатма бирде: «Без үзмәшгуль гражданнарга кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән беррәттән 223-ФЗ буенча сатып алуларда катнашу хокукын бирәбез. Бу үзмәшгульләргә преференцияләр тәэмин итәчәк. Ә бу исә шундый субъектлардан сатып алу үзенчәлекләре дә, сатып алуларның мәҗбүри квотасы да, товар яки хезмәт күрсәтү өчен түләү вакытын кыскарту да, партнерлык һәм үсеш программаларында катнашу да. Иң мөһиме 2020 елдан сатып алуларда мәҗбүри квота 20% ка кадәр артачак».

Пәнҗешәмбе, 5 декабрь 2019, 09:00