Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Гринландия-2020» фестиваленең читтән торып уздырылган конкурсына старт бирелде. Бу юлы фестиваль сезоны «Мин яратам сине, тормыш!» девизы астында узачак һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак. Анда сүз һәм музыка авторлары, композиторлар, шагыйрьләр һәм иҗат коллективлары катнаша ала. Конкурс биш номинация буенча уздырыла: «Гомуми конкурс» (Ватанга, кече ватанга, гаилә мөнәсәбәтләренә, кешелек кыйммәтләренә мәхәббәт турында әсәрләр кабул ителә), «Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләр», «И.Д. Кобзон репертуарындагы җырлар», «Яшь күңеллеләр» (60 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар), «Мәктәп остаханәсе» (17 яшькә кадәрге катнашучылар).

Быел читтән торып уздырылган конкурс ике турда булачак. Беренче тур 2020 елның 15 ноябреннән 15 мартына кадәр үтәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары икенче турда катнашучыларны сайлаячак, ул читтән торып уздырылган бәйгенең дипломантларын, лауреатларын һәм халык җиңүчесен билгеләячәк. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар, шулай ук «Гринландия» фестиваленең төп сәхнәсенә авторлык җыры мэтрлары белән бергә чыгу мөмкинлеге алачак. И.Д. Кобзон исемендәге «Гринландия» авторлык җыры бөтенроссия фестивале ел саен Киров өлкәсендә Быстрица елгасы ярында уза.

Катнашуга заявкалар 2020 елның 15 мартына кадәр кабул ителә. Конкурсның барлык шартлары белән «Гринландия»https://grinlandia.ru/ рәсми сайтында яки фестивальнең «ВКонтакте» (vk.com/grinlandiakirov) төркемендә танышырга һәм заявка бирергә мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 5 декабрь 2019, 10:44