Яр Чаллыда «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру турында фикер алыштылар. Киңәшмәне ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин үткәрде. Фикер алышуда Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, ТР төп инвестицион-төзелеш идарәсе директорының беренче урынбасары Рафат Шакиров, 11 муниципалитет вәкилләре, Башкарма комитет, подрядчы оешма җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Шуны да искәртик: йорт яны территориясен ничек күрергә теләүләре турындагы идеяләр һәм фикерләр. чаллылылардан кабул ителде. Автокала җитәкчелеге, ТР Дәүләт Советы һәм шәһәр Советы депутатлары белән, идарәче компанияләр һәм йортлар буенча өлкәннәр белән берлектә, Чаллы ишегалларында очраштылар. «Безнең ишегалды» программасы төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2020-2022 елларда тормышка ашырылачак. Программага якын-тирәдәге ишегалды территориясен норматив хәлгә китерү керә –асфальтлау, борт ташын кую, тротуарлар, балалар мәйданчыклары урнаштыру, яктырту һ.б.
Барлык теләүчеләр дә программа буенча сораулар бирә һәм фикер алыша алдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 6 декабрь 2019, 17:53