Мы в социальных сетях

31 декабрьдә мэрия каршындагы мәйдан матур һәм мавыктыргыч тамаша урынына әвереләчәк. Традиция буенча бу көнне Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары Яңа елга кадәр берничә сәгать кала шәһәрнең төп чыршысы янындагы мәйданда җыелачаклар. Бәйрәм программасы 19:00 сәгатьтә мульт-концерт белән башлана. 19.30-20.00 сәгатьләрдә «Шатлык» яшьләр үзәге солистлары һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак.

20: 00 сәгатьтә «Күңел» радиостанциясенең концерт программасы башлана. Аннары «Кызыл тау» мәдәният үзәге артистлары чыгыш ясаячак. 22:00 сәгатьтә чаллылыларны бәйрәм салюты көтә. Фейерверктан соң «Яңа ел нонстопы» бию программасы һәм видеодискотека башланачак. 

Мэрия каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевның, Россия Федерациясенең җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның һәм «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогинның Яңа ел котлавын ишетәчәкләр. Яңа ел башланырга берничә минут кала, турыдан-туры Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен күрсәтәчәкләр. Аннары ачык мәйданчыкта бәйрәм бию программасы белән дәвам итәчәк.

7 гыйнварда шәһәр мэриясе каршындагы мәйданда һәм ЗЯБ бистәсенең Кәгазьчеләр микрорайонында бәйрәм чаралары узачак. Шәһәр мэриясе каршындагы мәйданда концерт программасыннан тыш, беренче тапкыр киез итекләр киеп футбол уйнау оештырылачак. Шулай ук чаллылылар һәм шәһәр кунаклары халык йола уеннарында, төрле конкурсларда, Раштуа бәйрәмендә катнашачак. Яр Чаллыда Яңа ел чараларын оештыру һәм үткәрүдә барлыгы 2000нән артык мәдәният, мәгариф, яшьләр һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре катнашачак.

Сишәмбе, 31 декабрь 2019, 16:23