"Билге" квест-уенында Яр Чаллы технология техникумының беренче курс студентлары катнашты. Уен «Нур» яшьләр үзәгендә узды. Чараның максаты – студентларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Уен кысаларында балаларга рус теленнән татар теленә тәрҗемә ясарга, текстны тизлеккә укырга, озын бер сүздән бик күп сүзләр язарга, фразеологизмны дәвам итәргә кирәк иде. Иң яхшы нәтиҗә - 222 баллны Зөлфия Фазуллина җыйды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 11 декабрь 2019, 10:24