Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Нәрзия Галимҗан кызы Шәйхетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Нурлат районы Салдакай авылындакүп балалы крестьян  гаиләсендә туа Нәрзия Галимҗан кызы. Башлангыч белем ала, өч сыйныфны тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң бик күп һөнәрләр үзләштерә, лаеклы ялга сәүдә өлкәсеннән чыга.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм Автозавод районының Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская котлады. Юбилярга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев исеменнән азык-төлек пакеты тапшырылды.

Чәршәмбе, 11 декабрь 2019, 11:00