Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 20дән артык мәгариф учреждениесе «Янәшә булу бик гади» акциясенә кушылды. Акция мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында һәм Яр Чаллы шәһәренең иреклеләр үсеше үзәге, шулай ук «Орион» яшьләр үзәге инициативасы буенча уздырылды. Анда  катнашу өчен мөмкинлекләре чикләнгән бер яки берничә кешегә барып, аларга йорт буенча ярдәм күрсәтергә кирәк. Акция барышында 61 чара үткәрелде һәм 267 инвалидка ярдәм күрсәтелде. 3, 7, 8, 18, 19, 20, 24, 27,  28, 49, 56, 60, 69 мәктәпләр,  26, 54, 77 гимназияләр, А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей, В.Д. Поташов исемендәге техник көллият, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, , «Орион» яшьләр үзәге кушылды. Акциядә 1893 ирекле катнашты.

Чәршәмбе, 11 декабрь 2019, 12:04